Вторник, 23.04.2024, 22:38
Приветствую Вас Гость | RSS

Газиз телем!






Главная Мой профиль Выход
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 33
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0


Укуга,белемгә тылмач ул бу тел,кешене нурлаган нәрсә тел ул-бел! Йосыф Баласагунлы

 

 

 

  Эссе "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй..."

     Хәтерлим мин әле бүгенгедәй.....

Яшел кофта,ап-ак яка,кап-кара итәк кигән  апа сыйныфа килеп керде.Чебен очкан тавыш та ишетелми.Канатлы ак алъяпкыч кигән,ап-ак бантик таккан, 15 сабыйның мөлдерәмә күзе - укытучыда.

Йомшак кына,иркәли торган тавыш белән :

-Минем исемем  Зәйнәп  булыр,-диде

Һәрберебезнең башларыннан сыйпап чыкты,кочаклап та алды. Берәм-берәм  исемнәребезне сорады.менә шушы көнне мин бүгенгедәй хәтерлим.Укытучым!Сез хәзер кайда?Тагын кемнәрне игелеккә өйрәтәсез,кемнәргә белем һәм тәрбия бирәсез?Мине онытмадыгызмы?Мин Сезне онытмадым.Сезне һаман да сагынам,миңа өйрәткән белемнәрегез,тирән мәгънәле сүзләрегез һаман да истә.Сезгә әйтер сүзләрем бар..Безнең барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Беренче укытучы ул һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз. Минем беренче укытучым -Аглиуллина Зәйнәп апа.Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли.

Укытучым! Күпме   мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре тупланган синдә... Юк, гади кеше түгел син... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан. Кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул син укытучым!

Зәйнәп апа безне бик матур укытты.Дөньяны танырга өйрәтте.Таләп итә белде.Урман-кырларга,су буйларына алып төшә иде.Чишмә буйларын,Урал тауларының итәкләрендә җиләк җыюларны һич онытасым юк! Ул безне әйтем-мәкальләр белән тәрбия кылды.Бервакыт шулай ашханәдә ашап утырабыз.Укытучы апабыз әйтеп куймасынмы:”Ашаганда колагын селкенсен,эшләгәндә йөрәгең җилкенскен”дип.Ә менә соңга калганда”Иртә торсаң ит пешә,Нурисламова(кыз вакыттагы фамилиям),соңга калсаң бит пешә”-дия торган иде.Укытучы апамның бу сүзләре гөмерем буе юл күрсәтүче  маягым булды.Кайчак уйланып куям: бу һөнәрне дөрес сайладыммы? Мин укытучы алдында торган игелекле бурычны үти аламмы? Югыйсә урта мәктәпне тәмамлагач, шәфкатъ  туташына укып,эшли башлаган идем. Ләкин күңел бу эшкә ятып бетмәде. Укытучы апамның тәэсире хыял күкләренә ниндидер эз салып калдырган. Мин Алабуга педагогия институтына укырга кердем. Һәм менә — 25 ел инде мәктәптә. Тубылгытау авылы балалары минем өчен хезмәт шатлыкларымны бүлешердәй иң якын кешеләргә әйләнделәр. Мин аларны 5 нче сыйныфта каршы алам, 9 нчыга кадәр янәшәләрендә булам.

Милләтебезнең бүгенгесе,киләчәге,дөньякүләм тоткан урыны,һичшиксез,аның аң-белем дәрәҗәсенә,рухи-әхлакый үсешенә турыдан-туры бәйле.Шуңа күрә яшь буында милли үзаң,рухи сәламәтлек кебек сыйфатлар тәрбияләү-минем-татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак-көнүзәк бурычларымның берсе булып тора дип саныйм.Үз иленең,милләтенең тарихын,аның бөек шәхесләрен,геройларын-батырларын,үзләренең бөтен гомерен,барлыгын халкының бәхете өчен фида иткән шәхесләрен белгән бала-беркайчан да үзенең милләтен,телен онытмас,һәм иң мөһиме,үзенең татарлыгыннан оялмас,ә киресенчә,шундый көчле бер милләтнең вәкиле булуы белән горурланыр гына.Авыл укытучысы эшендә шундый уңайлык бар:ул балаларын мәктәптән тыш та һәрвакыт күз уңында тота.Аларның ни белән шөгыльләнүләрен,кемнәр белән аралашуын,әти-әнисенә,туганнарына мөнәсәбәтен,уй-фикерләрен,кыскасы,бөтен якларын күреп-белеп тора.Бу безнең эшкә зур ярдәм итә.Һәр баланы киләчәк тормышка,аларны нинди генә көтелмәгән хәлләрдә дә югалып калмаслык итеп әзерләү өчен,билгеле,бик күп тырышлык,белем,тәҗрибә кирәк.Безнең мәктәптә 47 укучы белем ала,сыйныф саен 3-4 бала.Шул ягы отышлы-дәресне һәркайсы аңларлык итеп,һәрберсенә шәхси якын килеп,аларның үзләштерү мөмкинлекләреннән чыгып оештырасың.25 укучы белән 5 чагыштырып булмый бит инде.Кимчелекле ягы шунда-укучыларның ярышып укырга җайлары юк.Шулай булса да,дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшырып киләбез.Укытуда яңа технологияләр куллану нәтиҗәседер дә.Балалар әдипләр белән очрашып торалар,зурлар белән бергә концерт-спектакльләрдә катнашып,авылдашларының рухи дөньясын яңа,”яшь”төсмерләргә баеталар.Эшләгән презентацияләргә карасаң,исең китә:хәзерге малай һәм кызларның фантазияләре-чиксез бай,кызыклы.Аларны алга таба үстерү өчен укытучының үзенә дә нык эзләнергә,белемен даими күтәрергә,”дөньядан артта калмаска”кирәк.Дәрескә бирелгән 45 минут вакыт һәрвакыт бала аңына ни дә булса өстәп торсын,аның фикерләвен камилләштерсен,мәктәп,белем алырга  омтылу рухы күңеленә-гомерлек ташка уелып калсын.Мин алдыма әнә шул максатны куеп эшлим.

Менә шуларны уйлый-уйлый көн дә мәктәпкә йөгерәм.Сыйныф ишеген ачуга,зәп-зәңгәр күзле,үткен карашлы,көрән озын чәчле Рәмизәм янымда бөтерелә башлый.Үзе яхшы укый.Мин сезнең кебек укытучы булам ,ди.Аны берничек ачуланып булмый.Рифнурым  –сүзгә саран,ялындырып кына баянда уйный,математиканы ярата.Рәфисем кояш кебек балкып утыра.Беркайчан йөзеннән елмаю китми.Күңелемә үзеннән үзе шигырь юллары килә:

Сыйныфка  килеп кердем

Бер малайны күрдем.

Түгәрәк кенә бите

Нәкъ кояш кебек инде.

Башын күтәреп куйса,

Бер елмаеп та көлсә

Кыйгач каш һәм күзе

Әйтерсең кояш үзе!

Укучыларымны  белемле булганнары, яхшы билегеләре өчен генә түгел, ә тере, шат, кызыксынучан, аралашучан һәм башка бик күп сыйфатлары өчен яратам.Алар  бит  чишмә суы төсле саф,чиста күңелле.Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!Мин бәхетле укытучы.Яңа көн тууына шатланып,исән-сау булуыма сөенеп,һәр көн иртән яраткан укучыларым алдына кереп басам. Уңышларыма сөенәм.Бу минем генә уңышларым  түгел-үземә белем биргән хөрмәтле укытучыларымның да бик зур хезмәте!

                 


Вход на сайт
Таныш булыйк
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе


Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Керүчеләр саны
счетчик посещений

Copyright MyCorp © 2024