Суббота, 18.11.2017, 07:21
Приветствую Вас Гость | RSS

Газиз телем!






Главная Мой профиль Выход
Категории раздела
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 26
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Авторлык программасы

                                                    

                    Гарәп графикасы

                                                                 ” Гарәп имласыннан баш тарту- халык мирасын югалтуга тиң”

                                                                                                                                                   Галимҗан Ибраһимов

Рецензия авторы:Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире  Мингаян Гаяз кызы Музаффарова

                                                         Төзүчедән

Гарәпләрдә безнең эра башларында кулланылган бу язу,ислам дине урнашкач,VI-VII йөзләрдә бик нык активлаша.Ислам дине таралуга бәйле рәвештә,гарәп язуы башка күп кенә халыкларда,шул исәптән фарсыларда һәм төркиләрдә дә кабул ителә.Безнең борынгы бабаларыбызга ул кайбер җирләрдә IX йөздә үк керә.X йөздә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәч,Болгар илендә гарәп язуы да активлаша һәм ул бездә мең елдан артык кулланыла.Бу язуда безгә халкыбызның бик бай рухи мирасы килеп җиткән.

Мәгълүм булганча,халкыбызның күп гасырлар буена үсә,байый килгән әдәби мирасы,аның тарихын,мәдәниятен чагылдырган язма һәм басма ядкәрләр һәммәсе дә гарәп язуы нигезендә башкарылган.Гарәп язуы күп гасырлар буе татар культурасы үсешенә уңай тәэсир ясый килгән.Алай гына да түгел,татар халкы үз арасыннан гарәп язуының белгечләрен,талантлы хаттатларын үстереп чыгарган.Төрле елларда Петербург,Казан университетларында каллиграфия дәресләре алып барган,студентларга гарәп,фарсы,татар телләре укыткан Ибнеәмин Әминов,Ибраһим Хәлфин,Гали Мәхмүдов,Хөсән Фәезхановларның нечкә зәвык белән башкарган гарәп язуы үрнәкләре дөньяның абруйлы кулъязма фондларында кадерләп саклана.Хаттатлык сәнгате әле безнең заманда да сүрелеп бетмәгән.Шундыйларның берсе-Татарстанның халык рәссамы,Габдулла Тукай бүләге лаураты Бакый ага Урманче.

XX йөз башында татар телендә вакытлы матбугат туганнан соң Казан,Уфа,Самара,Сембер,Оренбург,Әстерхан һәм башка күп кенә шәһәрләрдә дистәләрчә,йөзләрчә исемдә газета-журналлар чыгуын да истә тотарга кирәк.Алар да һәммәсе гарәп хәрфләре белән басылганнар.Гарәп язуы бездә 1929-1930 елларга кадәр дәвам итә.Шул вакыттан бирле мәктәпләрдә рәсми укытылмау сәбәпле,халкыбызның күпчелеге,бигрәк тә яшь буын,гарәп әлифбасын белми һәм,әдәби мирасыбызның зур өлеше белән турыдан-туры танышу мөмкинлегеннән мәхрүм кала бирә.Моның милли культурабызга,халкыбызның милли үзаңы үсешенә нинди тоткарлык ясавы һәркемгә мәгълүм.

Язу – үткәннәрне бүгенге белән тыгыз бәйләп торучы чара, аралашу коралы. Халкыбыз үткән озын тарихи юлны гарәп язуыннан башка күз алдына китереп булмый. Ул аны ун гасырдан артык файдаланып килгән, бик күп әдәби, фәнни һәм сәнгать әсәрләре иҗат иткән. Гарәп графикасын өйрәнү аша, халкыбызның үткәнен белеп, борынгы әдәбият үрнәкләре белән танышып, матур язу күнекмәсенә ирешеп була.

 

Категория: Мои статьи | Добавил: 3114000165 (12.04.2017)
Просмотров: 99 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar

Вход на сайт
Таныш булыйк
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе


Поиск
Керүчеләр саны
счетчик посещений

Copyright MyCorp © 2017