Суббота, 20.04.2024, 14:22
Приветствую Вас Гость | RSS

Газиз телем!






Главная Мой профиль Выход
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 33
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0


gif maker

Болгар иле шәһәр культурасы югары үскән  дәүләтләрдән саналган.Биредәге шәһәрләр саны 160 ка җиткән.Монда Тубылгытау  шәһәре дә керә.Ул  Болгар,Биләр,Суар,Кашан кебек шәһәрләрдән кечерәк була,чөнки Тубылгытау сәүдә юлларыннан,Идел белән Камадан  читтә торган.Шулай да монда мәктәп-мәдрәсәләр эшләгән,сәүдә һәм һөнәрчелек чәчәк аткан.Шәһәргә 12 нче гасырда,монгол яуларына кадәрге чорда нигез салынган,аның чәчәк ату вакыты исә уникенче-ундүртенче гасырларга туры килә.

Шәһәрлек өч яктан Шушма ел­гасы ярына тоташа торган текә тау-чокырлар, ә бер ягыннан агач һәм балчык ныгытмалар белән әй­ләндереп алынган. Тау битендә бик матур итеп кояш төсендәге чәчәкләргә төренеп, тубылгы куаклары  үскән.Авылның исеме дә шуннан килеп чыккан.

Зур кала корган монда бабайлар,

Искәннәр җилләр,узган гомерләр

Безнең дә хыял таулардай биек,

Кояштай якты безнең гомерләр.

 

 Тубылгы тавы-дәртле җыр ягы

Мондый гүзәл як кайда бар тагы?!

Яшь йөрәкләрнең  якты вәгъдәләр,

Алтын балдаклар алышкан чагы.

 

Каннарга батып,калганнар ятып,

Болгар бабайлар изге яуларда.

Аларны хәзер кемнәр абайлар?

Яталар алар хәзер кайларда?

 

Тубылгы тавы-сагыш-моң ягы

Мондый гүзәл як кайда бар тагы?

Яшь йөрәкләрнең якты вәгъдәләр,

Алтын балдаклар алышкан чагы.

 

Тубылгытау авылы турында шундый риваять яшәп килә.Болгар чорында Тубылгытау шәһәрендә яшәгән бабаларыбыз көндез эшләп арыган атларын “ял итсен”,”ашасын”дип урманга чыгарып җибәргәннәр.Таң аткач,ат арып,тирләп-пешеп кайтып керә ди.Бу хәл еш кабатлана торгач,хәйлә уйлап тапканнар.Бер кичтә атка сумала сөртеп җибәргәннәр.Иртән ат өстнә ябышып маймыл кайткан.

Тагын менә шундый риваять тә бар әле.Кала башында Хәнифә патшабикә сарае торган.Руслар туптан аткач,сарай ишелеп төшкән.Ахырзаман җиткәч,Хәнифә патшабикә яңадан кайта икән имеш.

Тубылгытау-бик матур авыл.Азан тавышлары белән тәрбияләп торган күркәм мәчете,ике катлы гүзәл мәктәбе бар.Тубылгытау кешеләре белән матур дияр идем мин.

 

 


Вход на сайт
Таныш булыйк
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе


Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Керүчеләр саны
счетчик посещений

Copyright MyCorp © 2024