Вторник, 19.03.2024, 07:35
Приветствую Вас Гость | RSS

Газиз телем!






Главная Мой профиль Выход
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 33
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0


Укуга,белемгә тылмач ул бу тел,кешене нурлаган нәрсә тел ул-бел! Йосыф Баласагунлы

 

 

Мин, Халиуллина Гөлфия Ринат  кызы ,  тәмле сулы чишмәләргә, җиләкле урман- кырларга    бай булган  Баулы районы Татар Кандызы авылында дөньяга килгәнмен. Бала чагым гүзәл табигатьле авылым кочагында узды.

Синдә генә чәчәкләрнең хуш ислесе,

 Кошкайларның сайраучысы,күп төрлесе.

Җиләкләрнең-җимешләрнең иң тәмлесе,

 Туган авылым-гүзәллекнең син өлгесе!

 

Туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым мине Алабуга педагогия институтына китерде.Тәүге хезмәт юлымны 1992 елда   башлап җибәрдем. Мине җылы итеп каршы алган, эшкә өйрәткән  укытучыларга карата күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә саклана. Бүгенге көндә мин Яңа Чишмә районы Тубылгытау төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  дәресләре укытам.Максатым:иҗади фикрләүче,инициативалы,иҗтимагый тормышта актив катнашучы,блемле,ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен аралашучы билингваль  шәхес тәрбияләү.Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам. Төрле профессиональ  конкурсларда катнашам. Укучылар белән  әдәби кичәләр үткәрәм. Хезмәттәшләрем  белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам.

 


Вход на сайт
Таныш булыйк
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе


Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Керүчеләр саны
счетчик посещений

Copyright MyCorp © 2024