Вторник, 19.03.2024, 10:18
Приветствую Вас Гость | RSS

Газиз телем!






Главная Мой профиль Выход
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 33
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0


                                           Шигъри тәлгәшләр

Кояшыбыз гел булсын

Кояш чыга кызарып

Бөтен якка таралып.

Ә мин йокыдан торам

Киерелеп, сузылып.

 

Я,без нишләр идек

Кояшыбыз булмаса?

Сызлып таңнар атмаса?

Тәмле итеп бакчада

 

Җимешләр дә пешмәсә?

Алай гына да түгел,

Кояш бит ул бар гомер.

Аңардан башка безгә

Яшәве мөмкин түгел!

 

Кояшыбыз гел булсын

Һәр көн иртән уятсын

Иртәнге кояш кебек

Һәрберебез уянсын!

Яуширмәдә йөрим...

Яуширмәдә йөрим,

Исхакыйның юлын эзлим.

Табарсыңмы үзен?

Аңларсыңмы сүзен?

Кабат укыйм зиндан сүзен,

Күзләремне ачам түзмим.

Буран улый,күңел дулый,

Уйларымны урлый.

Тынычланып булмый,

Тормышмы бу?

Михнәт чиккән милләтемне

Танып булмый.

Музейлары гөрләп тора,

Нәкъ үземе басып тора.

Сөйли безгә Баевичны(Җан Баевич)

Көйли сыман Кәләпүшне(Кәләпүшче кыз)

Күпме гомер кичкән халык,

Күпме күз яшләрен түккән

Инкыйразны,Зөләйханы

Мәңге онытмаслык иткән.

Синең уйлар йөгерешә,

Сулышымда синең көйләр.

Юллар йөреп,илләр гизеп

Кайттың туган нигезеңә!

Кайтып киләм әле диеп

Кайтып киләм диеп туган якка

Һәр көн иртә уйлап куямын.

Көнге мәшәкатьләр белән йөри-йөри

Кич җиткәнен сизми каламын.

 

Әни мескен нишли икән?

Мине көтеп көтми башлыйдыр

Вакыты юк диеп юатадыр үзен

Соңгы өметләрен өзмидер.

 

Кайтып киләм әле диеп

Гөмеркәем үтеп бара бит.

Җай чыгарып кайтып кил инде ,син

Әни күңеле китек кала бит.

 

Кышы килер аның һәр елны

Бүген менә кышның соңгы көне

Бураны да үтте,салкыны.

Тик нигәдер күңел моңсу калды

Җибәрәсе килми ул кышны.

 

Ә кем хәзер безгә таулар ясар?

Ә битләрне кем ул чеметер?

Арттан этә-этә кочар

Адаштырып йөрер күңелне.

 

Бирган булса ул бит тагын килә,-

Диләр төсле мартның җилләре

Тыныч кына булсын ил-еллары

Кышы килер аның һәр елны.

 

Чыкмый синнән теннисчы

Теннис уйныйм йөгереп

Янып-пешеп сикереп

Кулым бер дәтоталмый,

Шаригыма эләкми.

 

Уң якка да бөгеләм

Сул якка да сикерәм.

Шарик китә тәгәрәп

Мин ятамын мәтәлләп.

 

Чыкмый синнән теннисчы

Дияләр, бит,-уенчы,

Йөрмә монда сикереп

Укучылар көлдереп.

Кураем

Төшеп киттем су буена

Анда озын камышлар.

Камышларның эчләрендә

Утыра сайрар кошлар.

 

Кисеп алдым бер камышны

Курай иттем шомартып.

Өреп түгел.көлеп чыга

Кураемның тавышы.

 

Кошлар моңын кураем ла

Еракларга тарата.

Сандугачым-син кураем

Татар моңын тарата.

 

 

 


Вход на сайт
Таныш булыйк
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе


Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Керүчеләр саны
счетчик посещений

Copyright MyCorp © 2024