Хәдисләр
Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны - намаз, малыгызны - зәкәт, саулыгыгызны - сәдака, гыйлемне - язу белән.
* Дустыңны уртача сөй, бәлки беркөнне ул сиңа дошман булыр, дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки беркөнне ул сиңа дус булыр.
* Артык мактаучыларның йөзләренә туфрак сибегез!
* Үзеңә амәнәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!
* Вөҗданыңны кыйный торган нәрсәне эшләмә, куй!
* Әгәр сине яхшы эшләрең шатландырса һәм бозык эшләрең кайгыга салса, димәк, син мөэмин икәнсең.
* Әгәр эшләр үз кешеләренә тапшырылмаса, кыямәт буласын көтеп тор!
* Дөньяда комсыз булма, сине Аллаһ яратыр, кешеләр кулында булган нәрсәләргә кызыкма, сине халык яратыр.
* Аллаһы Тәгаләгә иң күп шөкер итүче кеше – адәмнәргә шөкер итүче кеше.
* Ахмактан өзел, кисел!
* Хатыннарның бәрәкәтлесе – ире өчен аз мәшәкатьле булганы.
* Хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ир хакы, ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ана хакы.
* Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче - сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы - буш вакытыңның, картлык килгәнче - яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче - байлыгыңның.
* Галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул! Ләкин бишенчесе булма, һәлак булырсың!
* Кәсепнең иң яхшысы – хыянәтсез булган сәүдә һәм кешенең үз кул көче белән мал табу.
* Кыямәт көнендә гөнаһы иң күп булган кеше – дөньяда вакытта әһәмиятсез сүзне күп сөйләгән кеше.
* Ара бозык тору – кешеләрне һәлак итүче.
* Батырлык кешеләрне көрәшеп егуда түгел, бәлки ачу вакытында үзен тота белүдә.
* Амәнәтле булу – ризыкны, хыянәтле булу фәкыйрьлекне тарта.
* Синдә Аллаһы Тәгалә сөя торган ике сыйфат бар: йомшаклык белән кабаланмау.
* Эшләрнең хәерлесе – уртачасы.
* Хак иясенең сүз сөйләргә хакы бар
* Кайбер сүзләрдә – сихер, кайбер шигырьләрдә хикмәт бар.
* Бернинди нигезсез кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!
* Көнчелектән сакланыгыз, чөнки ут утын яки печәнне ничек яндырса, көнчелек тә изге гамәлләрне шулай ашый.
Каләм ясаучы оста,тартмага салганчы,бер каләмгә үзенең алтын киңәшләрен биргән:
-Олы тормыш юлына аяк басканчы,минем сиңа биш киңәш-теләгем бар.Беренчесе:бөек гамәлләр кыласың килсә,акыллы-гыйлемле кешеләрнең сүзләренә колак сал.Икенчесе:камилләшү өчен,сиңа бик күп киртәләр аша узарга туры килер.Өченчесе: үзеңнең ялгышларыңны бары тик үзең төзәт.Дүртенчесе:синең иң зур байлыгың ул-синең күңел байлыгы.Бишенчесе:үзеңнән соң якты эз калдыр,нинди генә халәттә булсаң да югалып калма.Ә иң мөһиме:гыйлемеңне башкаларга да өйрәт,үзеңне өйрәтсәләр-рәхмәтле булып кабул ит.Әгәр без укытучы һөнәрен сайлаганбыз икән,заман сулышын тоеп,киләчәгебез өчен лаеклы,сәләтле,үсешкә омтылучан шәхес тәрбиялик Оста-Алтын каләм булыйк!
|