Вторник, 19.03.2024, 05:14
Приветствую Вас Гость | RSS

Газиз телем!






Главная Мой профиль Выход
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 33
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0


                              Балалар җырлары

"Сез иң гүзәл кеше икәнсез" (минусовка)

ӘХМӘТ ХӘЙРЕТДИНОВ музыкасы 
ФӘНИС ЯРУЛЛИН сүзләре 

Килгән чакта башка авырлык, 
Җитми калса көч йә сабырлык, 
Сиздермичә ярдәм иткәнсез — 
Сез иң күркәм кеше икәнсез. 

Балаларның теле — кыңгырау, 
Гел чыңгылдый, ява мең сорау. 
Барысына да җавап биргәнсез — 
Сез иң гүзәл кеше икәнсез. 

Укып чыгып, дөнья тануны, 
Бәхетебезне эзләп табуны 
Зур ышаныч белән көткәнсез — 
Сез иң сабыр кеше икәнсез. 

Мактагансыз тиеш урында, 
Яклагансыз тиеш урында. 
Безнең өчен сез тир түккәнсез — 
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

"Укытучым , сиңа багышлыйм"  (минусовка)

Өмет тулы күзләр cиңа төбәлгәннәр
Сабырлыгың җитсен анларга
Һәр күңелне тоеп ,бала зиһененә 
Гыйлем орлыклары салырга
                Кабат сина кайтып, киңәшләрең тотып,
                Укытучым,сине олылыйм.
                Ихлас куңелемнән,туган җырларымны
                Укытучым,сиңа багышлыйм.
Хезмәтенне аңлап,олылап һәм зурлап,
Ява бүген рәхмәт сүзләре.
Ямьле язларда да, алтын көзләрдә дә 
Кулларыңда чәчәк бәйләме.
                Кабат сина кайтып, киңәшләрең тотып,
                Укытучым,сине олылыйм.
                Ихлас куңелемнән,туган җырларымны
                Укытучым,сиңа багышлыйм

"Укытучыма" (минусовка)

1)Ихлас рәхмәтләрем әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрем ?!

Менә бүген чәчәк бәйләмнәрен

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен. ( 2 )

                        Кушымта.

Укытучы якты кояш кебек

Күңелемне назлап җылыта

Авыр чакта ярдәм кулы суза

Сабыр сүзе белән юата.

 

2)Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар

Хисләремнең иң-иң изгесен.

Әниемдәй якын укытучы

Тормышымның якты козгесе (2)

                          Кушымта

3)Алыгыз сез бүген буләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

Каршылагыз тагын бик күп еллар 

Бугенгедәй белем бәйрәмен. (2)

Кыңгыраулы мәктәп еллары (минусовка)

Балачакнын гузэл бер мизгеле

Хэтеремдэ минем буген дэ.

Кулга тотып чэчэк бэйлэмнэре

Килгэн конем белем иленэ.

Кынгыраулы мэктэп елларына

Алып кайта мине уйларым.

Укытучы апам дэшэ сыман:

Улларым сез минем, кызларым.

 

Хуш килден син, балам, эйдэ, диеп,

Алып киттен тормыш юлыннан.

Авыр чакта ярдэм кулын суздын,

Сакладын син ялгыш адымнан.

Кушымта.

Өйрэттен син, ярат, балам, диеп,

Туган илне, эткэн-энкэнне.

Гомерен буе халкын очен тырыш,

Онытма син туган теленне.


Вход на сайт
Таныш булыйк
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе


Поиск
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Керүчеләр саны
счетчик посещений

Copyright MyCorp © 2024