Пятница, 19.04.2024, 02:02
Приветствую Вас Гость | RSS

Газиз телем!






Главная Мой профиль Выход
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 33
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0


Болгар — Х гасыр башында барлыкка килеп, 1431 елда рус кенәзе Федор Пестрый гаскәре тарафыннан юкка чыгарылган шәһәр. Аның чәчәк атып яшәгән чоры XIV гасырга карый. Икенче төрле әйтсәк, Болгар — Алтын Урда чоры шәһәре. Хәзерге көннәргә кадәр сакланып калган һәм дә археологик казу эшләре вакытында табылган таш-кирпеч архитектура корылмаларының барысы да монгол-татарлар хакимлек иткән заманнарга нисбәтле. Озынлыгы 8 чакрымга җитә язган һәм 380 га мәйданны колачлаган борынгы шәһәр ныгытмаларын да XIV гасыр урталарында гына төзегәннәр. Атаклы Ага-Базар урынын казыганда килеп чыккан күпсанлы бакыр-көмеш тәңкәләр арасында X — XI йөзләрдә сугылганнары юк. Нумизматлар Ага-Базарның сәүдә үзәге буларак иң актив яшәү чорын XIV гасыр ахыры — XV гасыр башы белән билгели. Ә менә борынгы Болгар истәлекләрен карарга килгән туристларга экскурсия үткәрүче музей хезмәткәрләре, боларны белепме-белмичәме дигәндәй, ягъни Болгарның монгол яуларына кадәрге һәм Алтын Урда чорындагы тарихын аерып тормыйча гына, Идел Болгарстанының «иң эре» шәһәрләреннән берсе, халыкара сәүдә үзәге буларак бөтен дөньяга танылган башкаласы, 922 елда Алмыш ханның биредә Багдад илчелеге арадашчылыгында рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе һ.б. турында дөреслеге чыганаклар белән расланмаган, фәндә бәхәсле саналган әйберләр турында сөйли.                                                                                                                                                                        Болгар хәрабәләрен археологлар XIX йөздә үк казый башлый, 1938 елдан башлап бүгенгә кадәр анда системалы, планлы рәвештә тикшеренүләр дәвам итә. Шуңа күрә Болгар тарихын, аның археологиясен галимнәр яхшы белә дияр идем. Тик шунысы сәер: рус елъязмаларында Болгар шәһәре Алтын Урда чорына кадәр бер генә тапкыр да телгә алынмый. Ибн Фадлан язмаларында да Болгар хакында сүз юк. Әлеге язмаларда Алмыш ханның ставкасы, ягъни резиденциясе, Идел буенда дип кенә күрсәтелә. Дөрес, гарәп-фарсы чыганакларында 930 еллардан башлап «халкының саны 10 меңгә җитә торган һәм Җәмигъ мәчете дә булган Болгар исемле зур шәһәр» турында язмалар күренгәли. Әмма күп кенә галимнәр (шул исәптән бу юлларның авторы да) әлеге Болгарның урынын Биләр шәһәрлеге белән тәңгәлләштерә.

 


Вход на сайт
Таныш булыйк
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе


Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Керүчеләр саны
счетчик посещений

Copyright MyCorp © 2024